Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Табигатьнең үз кануннары
2014 елның 27 декабре, шимбә
Мондый хуҗалыкларда әлеге малларның саны 3-5 мең башка җитә иде. Әле бит сарыкларның да итне һәм йонны күп бирә торган яхшы токымлыларын гына асрадылар (шәхси секторда мондый маллар булдыру тыела иде хәтта). Ул елларда сарык йоны бик югары бәяләнде, терлекчелек продукциясе хәзерләү оешмалары сарык итен, сарык тиресен бик әйбәт бәһагә сатып алалар иде. Бер сүз белән әйткәндә, сарыкчылык халык хуҗалыгында шактый зур роль уйнады. Хәзер бездә әлеге тармак белән шөгыльләнмиләр инде. Ә бит юкка. Элеккеләр зирәгрәк булганнар. Хәер, монысы сүз уңаеннан гына.
Без дә хуҗалыгыбызда сарыклар асрый идек. Бервакыт кыш уртасында бер әнкә сарыгыбыз ике бәрән китерде. Моны без иртән торып чыккач белдек. Күрәбез: сарык бәрәннәрнең берсен имезә, ә икенчесен – юк. Анысын сөзә, төртә, якын да китерми. Менә юньсез хайван! Инде нишләргә? Бәрән дә жәл, ул, бичара, ашыйсы килеп бәэлди.
Аптырагач, мин сарыкны сарай идәненә егып салдым да, теге бәрәнне аның җилененә китереп, имине авызына каптырдым. Сарык тыпырчына, имезмәскә җан талаша. Бер тапкыр, ике тапкыр шулай ашатырга тырышып карадык бәрәнне, юк, файдасыз, бирәсе килми сөтен юньсез әнкәнең.
Ашыгыч төстә сыер сөте эзләргә керештек (ул чагында үзебез инде сыерыбызны бетергән идек). 15 көнләп бәрәнгә сөт сатып алып эчердек. Аннан соң, җае чыгып, бер капчык ясалма сөт сатып алдым. Аны да бәтиебез бик яратып эчте. "Үги бәти"нең аппетиты көнләп түгел, сәгатьләп артты – башта ярты литрлы шешәдән эчерсәк, аннары аны литрлыга алыштырдык. Үзем яисә хатыным сарайда күренүебез була, теге бәрән дөньясын онытып безгә табан атыла. Ул игезәк сыңарын да узып үсеп китте, шаянрак, җитезрәк тә иде.
Берзаман бәрәннәрнең икенчесе дә ясалма сөткә ияләшеп китте. Алар берсен-берсе төртә-төртә литр ярымлы шешәнең имезлегенә ябышалар һәм тиз арада суырып та бетерәләр иде. Шулай итеп, бәтиләр тәмам безгә ияләште.
Бәрән өчен борчылуларыбыз шатлык белән алышынды. Алар үсә баралар, төрле кызыклы хәлләр тудырып күңелебезне күтәрәләр иде. Ул арада яз да җитте, яшь үлән күтәрелде. Без сарыкларны елга үзәненә чыгара башладык. Иркендә, саф һавада бәрәннәре белән бергә, "яшьлекләрен искә төшереп", зур сарыклар да уйнаклый-шаяра иде. Без малларга күз-колак булырга дип елга буена чыгуыбыз була, ясалма тукландыруга күнеккән бәтиләребез, безне күреп алып, күз ачып йомганчы яныбызга йөгереп килеп җитәләр дә, чираттагы сөт порциясен таләп итеп, танауларын тезебезгә төртә башлыйлар. Бу әле бик озак, бәтиләр зур малларга әверелгәнче дәвам итте.
…Теге әнкә сарык нигә бер бәрәнен үги итте икән? Кем белә, бәлки организмы сөтенең аз булуын, ике бәрәнгә дә җитмисен "белдергәндер", берсе булса да тукланып исән калсын, дигәндер. Табигатьнең үз кануннары шул. Кайчагында алар шундый үтә кырыс та була.
Рәшит ХӘБИБУЛЛИН, Базарлы Матак авылы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз