Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбе тыштан да матурайды

2014 елның 27 декабре, шимбә
Быел Чуаш Кичүе мәктәбендә республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән иде. Әмма, акча җитмәү сәбәпле, бинаның тышы ремонтланмый калды. Район җитәкчелеге мәктәпне тышлату өчен республикадан өстәмә акча алуга иреште. “Строитель и К” оешмасы егетләре шушы көннәрдә мәктәп бинасын тулысынча металл сайдинг белән тышлап чыктылар. Бер уңайдан бинаның стеналары да җылытылды, тәрәзә кырыйлары (ә алар 90 нан артык) матурлап эшләнде. Бүген инде Чуаш Кичүе мәктәбендә белем алу, укыту өчен барлык шартлар да тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International