Әлки районда Яңа ел бәйрәмен көткән көннәрдә тагын бер конкурс игълан ителә

2014 елның 27 декабре, шимбә
Махсус төзелгән комиссия шәхси йортлар каршына бизәп куелган чыршыларны, кардан әвәләгән сыннарны, капка-коймалары, болдырлары  бизәлгән өйләрне карап йөриячәк һәм аларның бизәлешенә бәя бирәчәк. Конкурста җиңү яулаган хуҗаларны 1 гыйнварга каршы төндә районның Төп чыршысы янында үтәчәк бәйрәмдә бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International