Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Әлки районында пиротехника изделиеләрен аэродромда гына ату рөхсәт ителә

2014 елның 27 декабре, шимбә
Бу Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгын хәвефсезлеген көчәйтү максатында эшләнә. Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехника изделиеләрен махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителә. Әлеге эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт  инфраструктурасы объектлары чикләренә 1000 метр, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп тупланган урыннардан 100 метр арада куллану тыела. Пиротехника  ату мәйданчыклары беренчел янгын сүндерү средстволары белән җиһазланган булырга тиеш.
Бездә пиротехника изделиеләре ату өчен махсус мәйданчык Базарлы Матак аэродромы янында билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International