Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Кәҗә кышлаган
2014 елның 27 декабре, шимбә
Кәҗәләре барысы бергә 5 баш. Ул аларны яз җитү белән болынга куа. Кәҗәләр шунда әкрен генә ашап, көн үткәреп йөриләр. Кич җиткәч үзләре хуҗабикәләренә кайта иделәр.
Гадәттәгечә, ул көнне дә Сәлимә апа кәҗәләрен болынга куа. Кич ни күрсен, сөтлебикәсе Маруся әйләнеп кайтмаган. Без күрше-күлән барыбыз да җыелышып кәҗә эзләргә чыктык. Әмма күпме йөрсәк тә таба алмадык. Сәлимә апа бик борчылды. Кәҗәсенә бик нык ияләнеп беткән иде бит инде ул. "Маруся!" дип дәшүгә, әллә каян килеп җитә торган иде. Ә бүген кайтмады…
Шулай итеп салкын көз дә, буранлы кыш та үтеп китте. Яз җиткәч, тракторчы Ленар абый басу сукаларга чыкты.
–Тракторымда барам шулай. Күзем төште: басу уртасындагы зур печән кибәне янында ниндидер ак әйберләр йөгерешә,–дип сөйләде соңыннан Ленар абый. –Якынрак килеп карасам, ни күрим: ике кәҗә бәтие йөгереп йөри, яннарында әнкәләре дә бар. Карале, Маруся ич бу, дип, Сәлимә апаның югалган кәҗәсен танып алдым шунда.
Ә кәҗә тәмам кыргыйланган, кешедән курка, читләшә икән. Эштән кайту белән Сәлимә апага йөгереп керә Ленар абый. Алар бергә басуга, кәҗә янына киттеләр. Килеп җитүгә кәҗә хуҗабикәсен танып ала, Сәлимә апа янына йөгереп килеп, мә-мә-мә дип сәламли.
Кәҗәнең ничек анда килеп эләгүе һәм ни рәвешле кыш чыгуы билгесез. Мөгаен, этләр куркытып, иптәшләреннән аерылып киткән булгандыр. Бу хәл бөтен кешене шаккатырды. Авыл халкы шуннан соң әлеге басуга "Кәҗә кышлаган" дип исем бирде.
Инзилә НУРИӘХМӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2026 ел
25.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 май 25 май Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көтелә: - яшен һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил (Казанда көндез), - көндез локаль боз явуы ихтимал.
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
Кайнар линия
Кайнар линия
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз