Кышкы айларда Әлки район үзәгендә автомобилеңне махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырырга мөмкин булачак

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге район комиссиясе әнә шундый карар кабул итте. Юл читендә калдырып кителгән автомобильләр кышын район үзәгенең төп урамнарын кардан чистартырга комачаулый. Шуңа күрә машиналарны билгеләнгән урынга гына кую зарур. Ә машинасын  ярамаган җирдә калдыручыларга ГАИ инспекторлары тарафыннан штраф салыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International