–Мин Базарлы Матакта туып үстем. Әти Федор Петрович та төп шушы авылдан, гомере буе телефон элемтәсе системасында эшләде. Әни Фаина Ивановна сатучы булып хезмәт куеп лаеклы ялга чыкты. Олыгаеп барсалар да, бер дә тик торырга яратмыйлар, зур бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерәләр. Гаиләдә без ике малай үстек. Абыем Вячеслав та гаиләсе белән Базарлы Матакта яши.
Үзем авыл хуҗалыгы академиясендә укып икътисадчы белгечлеге алдым. Хатыным Людмила район социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры булып эшли. Без ул һәм кыз үстердек. Кызыбыз Катя Казан финанс-икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлады, хәзер сайлаган белгечлеге буенча эшли. Улыбыз Олег медицина институтында белем ала.
–Яңа елны кайда каршы алачаксыз? Гаиләгезнең Яңа ел табынында иң яраткан сые нинди?
–Яңа ел бит ул беренче чиратта гаилә бәйрәме. Без дә аны гаиләбез белән өебездә каршыларга җыенабыз. Ә яраткан ризыкка килгәндә, бәйрәм табыныбызда һичшиксез каз булачак. Хатыным аны үз рецепты буенча, бик тәмле итеп әзерли.