Әлкилеләр гаиләләрендә опекага һәм тәрбиягә алынган 190 бала үсә

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Кызганыч, әмма быел суд карары белән 11 ата-ананың балаларына хокуклары чикләнгән. Әмма балаларга сыену урыны табылган – аларны якыннары, туганнары үзләренә алганнар.

Гаиләсенә чит кеше баласын алып кайтырга теләүчелә аз түгел районда. Үтеп баручы елда опека һәм попечительлек бүлегенә шундый 15 гаилә гариза тапшырган, чиратка баскан булган. Яңа ел бәйрәмнәрен бу гаиләләрнең 7 сендә әти-әни кайгыртуы тапкан 15 бала сөенеп каршылый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International