Кагыйдә буларак, районыбызда соңгы вакытта ел саен берәр пар игезәк бала дөняьга килә.
Ә районыбызда иң беренче булып Илнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннарның законлы никахы теркәлде. Кияү – Әхмәт авылы егете, ә кәләш – Чуаш Кичүеннән.Никахлашу көне яшьләр өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне Ләйсәнгә 20 яшь тулды.
Илнар белән Ләйсәнне тормышларындагы бу истәлекле вакыйгалар белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина котлады. Яшь гаиләгә бәхет, нык сәламәтлек һәм саф мәхәббәт теләп, Розалия ханым аларга истәлекле бүләк тә тапшырды.