- Медикларга мөрәҗәгатьләр күп очракта хроник чирләрнең кискенләшүе белән бәйле, - ди доктор Леонтьев. – Шулай ук имгәнү-җәрәхәтләнү очракларының да күбәюе күзәтелә. Алкогольле эчемлекләрне күп кулланудан саулыкларына зыян салучылар да бар.
Ә менә салкын тиеп авыру очраклары артмаган.
Озакка сузылган бәйрәм көннәрендә авырулардан ничек сакланырга соң?
- Моның рецепты һәркемгә мәгълүмдер, минемчә, - ди Игорь Леонтьев. – Сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Артык күп ашамагыз, саф һавада күбрәк булыгыз, спорт белән шөгелләнегез.