Раштуа

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

7 гыйнвар көнне Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоирее Андрей Зиньков Юхмачы храмында бәйрәм гыйбадәте үткәрде. Ул шулай ук Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында булды, биредә тәрбияләүчеләрне бәйрәм белән котлады. Священник авылда яшәүче инвалидларның, авыр хасталарның өйләрендә булып хәлләрен белеште.

Андрей Зиньков бу көнне шулай ук Салмандагы балалар приютында булды. Ул сабыйларны Яңа ел һәм Раштуа белән котлады, тәмле бүләкләр таратты.Протоиерей Раштуа көнендә күп балалы гаиләләрне тәбрикләргә дә өлгерде. Ул район үзәк хастаханәсендә дәваланучы авырулар янында булды. Аннан соң район эчке эшләр бүлегендә тоткыннар белән очрашып, әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International