Полиция Кыш бабае бүләк тарата

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Әйе, нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, һәр бала Яңа ел бүләгенә лаек. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор, полиция майоры Гөлнур Сәгыйтова әйтүенә караганда, әлеге акция 22 нче декабрьдән үк башланган һәм Яңа елның 18 гыйнварына чаклы дәвам итәчәк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җыйган акчага балалар өчен тәм-том салынган пакетлар сатып алынган. Кыш бабай җитәкчелегендәге төркем 18 гаиләдә тәрбияләнүче 24 балага үз бүләкләрен тапшырган да инде (районда барлыгы шундый 25 гаилә исәптә, аларда 42 бала тәрбияләнә).

–Безнең акция балаларга бүләк өләшү белән генә чикләнми. Алар яши һәм тәрбияләнә торган гаиләләрнең хәлләрен, проблемаларын белү, ата-аналары белән сөйләшеп алу төп максат булып тора,–ди полиция майоры Гөлнур Сәгыйтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International