Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларны чистартуда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшли

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Юлчыларга ансат түгел: эш ике сменада оештырылып, алар төнлә дә юлларны чистартып торалар. Өстәмә 4 мастерны эшкә кушып, аларның һәрберсе үз маршрутында даими контроль тәэмин итә. Юлчылар әйтенчә, Кар бигрәк тә Үргәгар һәм Салман якларындагы юлларны тиз генә күмер куя икән: җил-давыл кырлардагы карны юлга түши. Шулай булса да, Әлки участогы эшчеләре бүген-иртәгә хәтта Тумба, Яңа Әнҗерә, Нохрат, Йолдыз кебек кечкенә авыллар юлларын да чистартып бетерергә вәгъдә итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International