Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ә сез озакка сузылган бәйрәмнәрне ничек үткәрдегез?
2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Зоя Аверьянова, хуҗабикә, Сихтермә-Хузангай авылы.
–Яңа ел бәйрәмнәрен балалар, туганнар белән бик күңелле үткәрдек. Бу арада Югары Колчуринода яшәүче оныгыбызның туган көне иде, анда кунакта булдык. Ялмы, бәйрәмме, авыл кешесенең тик утырырга, күңелсезләнергә вакыты юк аның. Менә без йорт тулы терлек-туар асрыйбыз. Аларны вакытында карарга, ашатырга-эчерергә кирәк. Әллә ничә көнебез кар көрәп узды. Ә озак ялларга килгәндә, мин үзем мондый каникулларны хупламыйм. Май аенда, эш күп чакта булса бер хәл әле. Ә кышын озын ялларны ничек үткәрергә белмәүчеләр дә бар бит. Эшкә йөрисе булмагач, кайберәүләрнең көн режимы тәмам бозыла. Ә бу кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Фәргать Зиннәтуллин, "Кызыл Шәрык-Агро" терлекчесе, Иске Алпар авылы:
–Мин авылыбыздагы фермада төнге терлекче булып эшлим. Ялда да, бәйрәмдә дә көн саен эштә. Дөресрәге, көндез ял итәм, ә төннәрен фермадагы малларны карыйм. Яңа ел төнендә дә эштә булдым, билгеле. Әмма һич тә зарланып әйтүем түгел. Исән-сау булып эшләп йөрү үзе бер бәхет. Гаиләм, балалар белән бергә Яңа елны да бәйрәм иттек, кунаклар да сыйладык, терлек тә суйдык бу көннәрдә. Авыл тормышы шундый эш-мәшәкатьләре белән куанычлы да инде. Яңа елда да илебездә иминлек хөкем сөрсен, һәркемнең эше булсын, һәр йортта муллык, җитешлек хөкем сөрсен иде.
Гүзәл Хәбибуллина, район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе:
–Без 9 гыйнварда эшкә чыктык. Яңа ел ялларын күңелле дә, эчтәлекле дә үткәрдек. Яңа елны матур итеп өйдә каршыладык. Казаннан ялга кайткан балаларны кунак иттек, ике як әти-әниләрдә дә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикләдек. Дуслар белән чаңгы шуарга да чыктык. Яллар сизелми дә үтеп китте. Рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап килдек эшкә. Минемчә, читтә яшәүче туганнарың белән күрешү, аралашу өчен дә бик кулай мондый каникуллар. Ялны кем ничек оештыра бит. Актив ял итә белгән кешеләр озын бәйрәмнәрне дә файдалы итеп үткәрә. Билгеле, бәйрәм табыннарының чамасыз озакка сузылуы, көннәр буе телевизор карау беркемгә дә файдага түгел.
Ольга Шибут, шәхси эшмәкәр, Базарлы Матак авылы:
–Яңа ел бәйрәмнәре күңелдә бик матур тәэсирләр калдырды. Яңа елны балаларым белән бергә өйдә каршыладык, котлаштык, бүләкләр бирештек. Шуннан соң гына улым белән кызым бәйрәмне үз дуслары белән дәвам иттеләр. Бәйрәмнәрдә мин бер генә көн дә ял итмәдем, гел эштә булдым. 31 декабрьдә дә кичкә кадәр эшләргә туры килде. Нишлисең, бәйрәм көннәрендә чәчтараш хезмәтләренә ихтыяҗ бигрәк тә арта бит. Рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгердем. Эштән соң балалар белән Казанга аквапаркка бардык. Икенче бер көнне Казан янында чаңгы шуу базасында булдык, туйганчы сноубордта шудык. Вакытыңны дөрес бүлә белсәң, барына да өлгерергә була ул. Ә бу кадәр озын яңа ел ялларын мин һич тә кирәкле әйбер дип исәпләмим. Кешене бөтенләй эш ритмыннан чыгара бит алар.
Альберт Иванов, Базарлы Матак авылы:
–Мин үзем Яңа ел бәйрәмнәрендә ике генә көн ял иттем. Калган вакытта төзелеш эшләрендә, ягъни "шабашкада" булдым. Икътисады шактый авыр хәлдә булган илебездә мондый озын яллар кирәк микән соң?! Күпчелек халык бит әлеге ялларны өйдә, телевизор каршында үткәрә. Яңа ел каникулларында чит илләргә, ял йортларына меңнән берләр генә бара ала торгандыр.
Суфия Абдуллина, хуҗабикә, Карамалы авылы:
–Бәйрәмнәр имин, матур үтте. Авыл клубында бик күңелле бал-маскарад, концерт булды. Балалар белән бергә өйдә Яңа елны каршыладык, аннан соң кунакка да бардык. Ирем Рәшит "Кызыл Шәрык-Агро"да механизатор булып эшли, ә кышын үзебезнең авылда фермада хезмәт куя. Терлекчелектә эшләгән кешегә озак ял итеп яту юк инде ул. Авылда эш булмагач, үзем менә өйдә генә торам. Дөрес, кул кушырып утырмыйбыз. Дүрт баш савым сыеры, бозаулар, каз-үрдәк, тавыклар асрыйбыз. Йорт тулы терлек булгач, бер дә зарыгырга, эшкә аптырарга туры килми анысы. Сөт тапшыргач гаилә кирәгенә акчасы да була. Яңа елда райондашларымның һәркайсына сәламәтлек, гаиләләргә бәхет, уңышлар телим.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз