Әлки районының Хлебодаровка авылына ветеринария чикләве кертелде

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мондый чикләү котыру чире факты ачыкланган урынга кертелә. Узган ел азагында әлеге урамның бер хуҗалыгында асралучы танада котыру чире табылган иде. Тананы котырган төлке тешләгән булган. Терлекнең бу куркыныч авыру белән зарарлануы ачыклангач, аның үләксәсе яндырыла. Йорттагы бүтән малларга котыру чиренә каршы укол ясала. Бу хуҗалыкта һәм күрше-тирәдә каралты-курага дезинфекция үткәрелә.

Ә ветеринария чикләве нидән гыйбарәт соң?

–Мондый чикләү кертелгән урамга терлек китерү һәм терлекне чыгару,  биредә мал чалу, терлек азыгы кайтару тыела,–ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафик Галләмов.

Ветеринария чикләве котыру чире белән авыру теркәлгән вакыттан алып ике айга чаклы дәвам итә. Аннан әлеге чара үзгәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International