Әлки районы авылларында сукбай этләрне аулау чаралары оештырыла башлады

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Авыл урамнарында иясез этләр күбәйде. Алар шунда яшәүче халык, бигрәк тә балалар өчен зур куркыныч тудыра. Этләрдән кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт та зыян күрә. Гомумән, иясез этләрнең үрчүе зур проблема ул. Авыл җыеннарында да кешеләр еш кына мондый этләрне юк итү чараларын күрүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Сукбай этләрне аулау язга чаклы дәвам итәчәк. Этләрен бәйдә тотмыйча, урамда йөртүче хуҗалар исә административ җаваплылыкка тартылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International