Әлки районы тренеры Әхмәров Илдарның шәкертләре шәп көрәшә

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үз үлчәүләрендә Салават Мәрдиев  һәм Илназ Хәмидуллин беренче урынны яуладылар, Рәмис Гарифуллин  икенче урынга лаек булды (барысы да Базарлы Матактан). Үргәгардан Адель Мингәрәев өченче урында. Малайларның тренерлары Әхмеров Илдар.

Шул ук педагогның шәкертләре Нурлат районы Чулпан авылында узган билбаулы көрәш ярышларында да җиңүләре белән сөендерделәр. Үз үлчәү категориясендә Рәсим Әхмәров (Базарлы Матак), Ришат Сәгыйров (Түбән Әлки) беренчеләр, Алпардан Анар Масимов, Базарлы Матактан Регина Нуретдинова  һәм Регина Зәйнетдинова  икенче урында. Ландыш Хисмәтова белән Шәүкәт Нуретдинов (Базарлы Матактан) ирешкән нәтиҗәләр аларга пьедесталның өченче баскычына менү мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International