Гыйнвар башыннан пособиеләр арткан

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әйтик, йөклелекнең башында ук (11 атнага чаклы) хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басучыларга 543 сум 67 тиен пособие түләнә. Нәниен тудырган әниләргә дәүләт бер тапкыр 14497.8 сум күләмендә акча бирә. Беренче баласын карап өйдә утыручыларга сабыйга 1,5 яшь тулганчы түләнә торган пособиенең  минималь зурлыгы хәзер 2718 сум 34 тиен, икенче бала өчен 5436 сум 67 тиен тәшкил итә. Максималь зурлыгы хезмәт хакының 40 процентына кадәр, әмма 19855 сум 18 тиеннән күбрәк була алмый.

Якыннарын җирләргә бирелүче пособие дә бераз артып, 5277 сум 28 тиен булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International