Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Хузангай"да ремонт эшләре гөрләп бара
2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Республика Министрлар Кабинетының видеорежимда үткән соңгы киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 апрельгә кадәр чәчү, җир эшкәртү техникасын ремонтлап куюны таләп итте.
–Безне алда зур күләмле һәм күп чыгым таләп итүче хезмәт көтә. 49 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарасыбыз бар,–ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев. –Чәчүне үзвакытында һәм сыйфатлы үткәрү өчен техниканы бүгеннән карап чыгарга, төзекләндерергә кирәк.
Техник базага килгәндә, районыбыз ул яктан бик хәлле. Бездә бүген барлыгы 3400 тырма (алар тулысы белән эшкә әзер), 135 культиватор, 12 чәчү комплексы, 224 берәмлек төрле маркалы тракторлар бар. Хуҗалыклар алдына тагылма агрегатларны – 1 мартка, ә тракторларны 1 апрельгә кадәр ремонтлап бетерү бурычы куелган.
Шушы көннәрдә без районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе – "Хузангай" кооперативында булып кайттык. Чәчү техникасын ремонтлауга да биредә районда беренчеләрдән булып керешкәннәр. 800 тырманы декабрь аенда ук төзәтеп куйганнар. Культиваторлар да эшкә әзер. Жиде чәчү агрегатының өчесен генә ремонтлыйсы, 25 К-701 тракторының 14 ен сафка бастырасы калган. 15 "Беларусь" тракторы бүгеннән кырга чыгарга әзер.
–Хезмәт өчен барлык шартлар тудырылган. Үзегез күреп торасыз, механизаторларыбыз җылытылган биналарда эшли. Ашханәдә кайнар ризык белән тукланабыз,–ди кооператив механигы Николай Кузнецов.
Баш инженер Николай Красильников март ае азагына барлык техниканы ремонтлауны төгәллиселәренә ышандырды.
–Запас частьларга кытлык юк, шуңа эшләргә бик уңай,–ди баш инженер.
"Хузангай"да эшләр әнә шулай гөрләп бара. Әмма районның башка хуҗалыкларында аксый әле. Ә бит һәр җирдә бу мөһим хезмәткә кичекмәстән керешергә кирәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2026 ел
25.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 май 25 май Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көтелә: - яшен һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил (Казанда көндез), - көндез локаль боз явуы ихтимал.
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
Кайнар линия
Кайнар линия
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз