Үткән елда Әлки районына чит илләрдән 155 кеше килгән

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Алар арасында Үзбәкстан, Әзербайҗан, Таҗикстан республикалары, Греция, Төркия, Германия гражданнары бар. Районга төрле максатлар белән киләләр – берничә гаилә биредәге туганнарына кунакка кайта. Көнчыгыш республикалардан килүчеләрнең максаты – безгә эшкә урнашу. Алар моның өчен патент сатып алалар. Килүчеләрнең 11 е вакытлыча яшәргә рөхсәт сорап документлар тапшырганнар, дүртесе алган да инде. 39 кеше эшләргә рөхсәт кәгазе – патент алган. Ә быел районга чит илләрдән 2 генә кеше килгән әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International