“Хузангай” кооперативына берьюлы 942 баш мөгезле эре терлек кайтарылды

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Әлеге сыерлар һәм таналар Мари-Эль республикасыннан китерелде. Хәзер терлекләр 40 көнлек карантин үтә. Ветеринария белгечләре маллардан анализга кан алганнар, хәзер төрле йогышлы чирләргә карата вакциналар ясала. “Хузангай” да бүген инде 2666 баш мөгезле эре терлек булды. Хуҗалык киләчәктә, ит җитештерүдән тыш, сөтчелек тармагын үстерү юнәлешендә дә эш җәелдерергә уйлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International