Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Хәйруллин һәм Фоат Вәлиев өлкәннәргә тәм-томнар тулы пакетлар җибәргән. Югары Әлморза авылыннан Рамил Исмәгыйлев, Чуаш Кичүеннән Илһам, Альбина Низамовлар, Әхмәттән Фәнис Бакиров, Базарлы Матактан Рәйсә Хәбибуллина да интернатка бәйрәм күчтәнәчләре китергән.