Якшәмбедә "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагере янында үткәрелгән чаңгы ярышларында район мәктәпләреннән 110 га якын укучы катнашты.

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Кышкы спортның бу төре көннән-көн популярлаша бара. Быел моңа һава торышы да этәргеч ясый – көннәр җылы, тыныч тора. Ял көне үткән ярышларда да күтәренке атмосфера хөкем итте. Җиңү яулауга омтылучылар күп булды. Әмма иң оста чаңгычылар итеп Иске Матак мәктәбе укучылары танылды. Алар беренче урында.
Киләсе шимбәдә "Яшь имәннәр" янында тагын зур ярышлар үткәрү планлаштырыла. Бу юлы чаңгы юлларына олыларны һәм инвалидларны чакыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International