Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районында беркатлы хатын-кыз алдарларга карточкасының пин-кодын хәбәр иткән акчасыннан колак каккан
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Банк карталары белән бәйле җинаятьләрне өч төргә бүлеп карарга була. Беренчесе – ялган карталар ясау. Алдарлар банкоматка махсус җиһаз куеп, карталарның пин-кодларын ачыклыйлар да, ялган карта ясап, акча алып яталар. Мондый очракларда югалган акчалар өчен банк җавап бирә: ул акчаны хуҗасына – үз клиентына кайтарырга тиеш.
Алдашуның икенче төре мондый: кешегә картасы блокировкаланган, дигән СМС-хәбәр килә. Ул күрсәтелгән номерга шылтырата. Ә аңа якындагы банкоматка барып, пин-кодын кертергә кушалар. Шуннан соң счеттагы акчалар үзләреннән-үзләре юкка чыга. Бу очракта банкның гаебе юк, шулай булгач, ул югалган акчаларны кайтармаячак та.
Өченче юл – интернет ярдәмендә алдау. Әгәр сезнең телефоныгызга шылтыратып, парольне әйтүегезне сорыйлар икән, димәк, алдакчылар интернетта сезнең картадан файдаланырга маташа. Парольне хәбәр итеп, акчасыз калдыгызмы? Үзегез гаепле, акчаларны банктан кайтарып булмаячак инде.
Шуны әйтергә кирәк: "Милли түләү системасы турында" федераль закон нигезендә банклар клиентларына счетлары буенча операцияләр үткәрелү турында хәбәр итәргә һәм аларның ризалыгын алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәгән икән, банк, матди җаваплы буларак, клиентын мошенниклар алдаса, акчаны кайтарып бирергә бурычлы. Ә гражданнар банк картасын югалткан яисә кемнеңдер аны кулланганын ачыклаган очракта, бу турыда бер тәүлек эчендә банкка хәбәр итәргә тиеш. Моны эшләмәгән очракта банктан операция суммасын сорый алмый инде ул.
Сүземне йомгаклап, күптән түгел булган очракны мисал итеп китерәсем килә. Каргада яшәүче бер хатын-кызның телефонына шылтыратып, аңа акчалата ярдәм тәкъдим итәләр. Әмма башта пин-кодын хәбәр итүен сорыйлар. Беркатлы райондашыбыз шулай эшли дә. Һәм банк картасына әле генә килгән 12 мең сум пенсиясеннән колак кага.
Күргәнебезчә, безне алдыйлар икән, димәк, еш кына моңа үзебез гаепле. Сак булыгыз, уяулык кирәклеге турында онытмагыз. Әгәр телефон номерыгызны алыштырасыз икән, "мобиль банк" хезмәтен өзү кирәклеген онытмагыз. Юкса, сезнең номер белән бергә әлеге хезмәт тә башка абонентка барып ирешергә мөмкин. Һәм ул рәхәтләнеп сезнең банк картасыннан акча "суырып" тора алачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз