Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 97 егет һәм кыз, төп дәүләт имтиханын 231 укучы тапшырачак

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 97 егет һәм кыз, төп дәүләт имтиханын (9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар) 231 укучы тапшырачагы мәгълүм. Яңалык – математикадан БДИ ике төрле булачак. База дәрәҗәсендәгесе рус теле белән беррәттән һәр укучы өчен мәҗбүри. Ә менә профильле дәрәҗәдәгесен 80 укучы сайлаган. Бердәм дәүләт имтиханнарын һәм төп дәүләт имтиханнарын укучылар Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиядә оештырылган пунктларда тапшырачаклар. Имтиханнарны оештыруда 105 белгеч катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International