Әлки районында яңа судья эшли башлады

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул үз вазыйфаларын башкаруга кереште дә инде. Нуриәхмәтов Илнар Фисхәт улына 32 яшь. Ул Актаныш районында туып үскән. 2007 елда икһтисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлап, Казанның Авиотөзелеш районы суд участогында, аннары Татарстан Юстиция министрлыгында төрле вазыйфаларда, 2011-12 елларда адвокатлар коллегиясендә эшләгән. Аңа Татарстан Республикасының 2 нче класслы дәүләт юстиция советнигы чины бирелгән.

Илнар Нуриәхмәтов өйләнгән, улы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International