1 февральдән пенсияләрнең иминиятләштерү өлеше арта

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә,  бездәге 6442 пенсионерның 5732 сенең февраль пенсиясе артып киләчәк. Пенсияләргә өстәмә 11,4 процент тәшкил итә. Арту картлык буенча (4812 кешегә), инвалидлык буенча (647 кешегә), туендыручыны югалту уңаеннан (266 кешегә) түләнә торган пенсияләргә кагыла.

Ә 1 апрельдән социаль пенсияләрнең һәм бер тапкыр бирелә торган  түләүләрнең артуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International