Референдум халыкның зур активлыгы белән узды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Референдум халыкның зур активлыгы белән узды, дип  билгеләп үтте район үзәк сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Чагыштыру өчен – былтыр мондый референдумда халыкның 77 проценты катнашкан булган. Бу активлык әлкилеләрнең җирле әһәмияткә ия мәсьәләләргә битараф булмавы билгесе дә.

Авылларда референдум бюллетеньнәренә ике сорау куелган иде. Авыл урамнарын яктыртуга үзара салым кертүгә тавыш бирүдә катнашучыларның 86,7 проценты уңай җавап биргән. Халыкны су белән тәэмин итү өчен үзара салым кертүгә тагын да күбрәк кеше (87,2 процент) ризалыгын белдергән.

Базарлы Матак авыл җирлегендә әлеге ике сорауга өченчесе – район үзәгенең берничә урамында парклар төзү мәсьәләсе –өстәлде. Бу сорауга халыкның 75,7 проценты ризалыгын белдереп тавыш биргән.

Алексей Шувалов әйтүенчә, референдум үткәрүдә закон бозу очраклары хакында мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр кермәгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин референдумда актив катнашкан әлкилеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук халыкка куелган сорауларга үзенең ирекле мөнәсәбәтен белдерергә шартлар тудырган өчен авыл җирлекләре башлыкларына һәм аларның ярдәмчеләренә, урыннардагы сайлау комиссияләренә, район җитәкчелеге вәкилләренә рәхмәтен әйтте.

Күп җирдә референдумда бәйрәм атмосферасы тудырылган иде. Көн дәвамында халыкка кайнар коймак, чәй тәкъдим ителде, музыка тынып тормады.

Александр Никошин хәзер  ай саен тиешле салымнарны җыеп, шуңа дүртләтә күләмдә республикадан бирелә торган средстволарны да алып, планлы эшләр башлау бурычын куйды. Акчаның һәр тиенен максатчан  файдаланып, шул хакта халык алдында даими хисап тоту зарурлыгына да басым ясады ул.

Урам утлары өчен кертелгән салым акчаларын беренче чиратта  кулланылган электр энергиясе өчен тоту зарур. Акрынлап әлеге лампаларны энергияне экономияле ала торганнарына алыштыруны да дәвам итәргә кирәк. Шулай ук подрядчылар алдындагы бурычлар да капланырга тиеш.

Ә су белән тәэмин итүгә тәгаенләнгән үзара салым беренче чиратта яңа суүткәргечләр ясатуга, яңа скважиналар бораулау проектларын эшләтүгә, аларга экспертиза үткәрүгә тотылырга тиеш. Чөнки бу документлардан башка “Чиста су” программасына эләгү мөмкин түгел.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International