Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Студентларның стипендия күләме арту ихтималы бар
2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Казан дәүләт аграр университетында “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә укучылар 1 342 сум стипендия ала икән.
- Спорт, мәдәни, иҗтимагый өлкәдә актив катнашкан студентларга бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә. Кемгә күпме биреләчәген махсус комиссия хәл итә, – диде университетның баш хисапчысы
Люция Ибраһимова
.
Узган елның декабрь аенда әлеге вуз студентларына өстәмә акча күчерелгән. Вуздагы хезмәткәрләр аңлатканча, карар нигезендә, өстәмә акча узган ике сесиясен “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә япкан, активист, мохтаҗлыкта яшәүче студентларга бирелгән.
Казан дәүләт медицина университеты студентларының айлык стипендиясе 1 313 сум тәшкил итә. Бары тик “бишле”гә генә укучылар 600 сумга күбрәк ала, диде әлеге вузда белем алучы студент. Төгәлрәк мәгълүматны белергә дип, вузның стипендия бүлегенә шалтыраткач, ни кызганыч, баш хисапчының безнең белән сөйләшергә вакыты табылмады.
КФУның Укучылар белән исәп-хисап ясау бүлеге башлыгы
Резеда Фәйзуллина
хәбәр итүенчә, бу вуз укучылары аена 1 407 сумлык стипендия ала. Спортта, мәдәни өлкәдә, фәндә активлык күрсәтүчеләргә махсус комиссия өстәмә стипендия билгели.
КИТТУ-КАИ студентының бер айлык стипендиясе 2 000 сум тәшкил итә. 2014-2015 уку елында бюджет урынына БДИның гомуми нәтиҗәләре буенча 200-205 балл белән кергән студентлар икеләтә стипендия алган. 206дан күбрәк балл җыючыларга – өчләтә, 221дән артыграк балл туплаганнарга дүртләтә стипендия түләнгән. Өчләтә стипендия, ягъни алты мең сум алучылар да булган. Вузның Хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы
Марина Емельянова
белдергәнчә, әлеге стипендия беренче семестрда гына түләнгән. Уку елының алдагы семестрында мондый акыллыбашлар бу ләззәттән коры калып, стипендияне бөтен кеше белән бертигез күләмдә алачак.
Стипендиягә генә яшәп булмавы һәркемгә мәгълүм. Шул сәбәпле, күпчелек студентлар югары уку йортына керү белән эшкә урнаша. Мәсәлән, КДАУның 5 курс студенты икенче курс уртасында, әти-әни биргән акчага, стипендиягә генә яшәп булмый дип, эшкә урнашкан. Үзең эшләп тапкан акча аеруча кадерле була бит ул. Шул сәбәпле, бу егет тә эшнең һәм акчаның тәмен тойгач, уку белән эшне бергә алып барырга тырыша. “Яшәр урының бар икән, укудан соң эшләп, үз-үзеңне тәэмин итеп була”, – ди егет.
Күләме артырмы?
Шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияләрнең 18-20 процентка арту ихтималы турында хәбәр итте. Моңа кагылышлы карар быелның июль аенда кабул ителергә мөмкин.
“Дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә укучы, фәндә, спортта уңышка ирешкән өлкән курс студентлары өчен стипендияләр фондының артуы ихтимал.
Әлеге министрлык Хөкүмәт карарына тиешле үзгәрешләр әзерләве турында хәбәр итте. Бу үзгәрешләр федераль бюджет хисабыннан стипендия фондын оештыру өчен нормативларны билгели. Документ киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән инде. Якын арада аны федераль башкарма хакимият органнарына юллаячаклар.
Шул рәвешле, “бик яхшы” һәм “яхшы” билгеләренә укучы студентлар өчен стипендия фондын 18 процентка арттырырга җыеналар. Төрле юнәлешләрдә, шул исәптән фән һәм спорт өлкәсендә шактый уңышка ирешкән студентларга дәүләт академик һәм социаль стипендияләрне түләү фондын 20 процентка арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Россиядә 5,7 миллион студент – югары уку йортларында, ә 2 миллионы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем ала. Шул сәбәпле, әлеге карар сигез миллионга якын кешене сөендерәчәк дигән сүз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз