Башта 5-7 нче сыйныф укучылары шагыйрь музеенда булып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында кызыклы лекция тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар. Музей директоры Олег Мурзин укучылар арасында викторина үткәрде, җиңүчеләрне бүләкләде.
Аннары мәктәпнең барлык укучылары катнашында “Хузангай-фронтовик шагыйрь” дигән чара үткәрелде. Анда катнашучылар Педер Хузангайның Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән иҗаты хакында сөйләштеләр, шигырьләрен укыдылар. Соңыннан укучылар арасында уздырылган нәфис сүз осталыгы һәм рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Шагыйрь көненә багышлап китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.