Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Кадастр мәгълүматларын ничек алырга?
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Моның өчен кадастр исәбе органына сорау (запрос) җибәрергә кирәк. Моны үзегез өчен уңайлы теләсә нинди юл белән эшләргә була. Үзеңә килергә яисә запросны электрон я булмаса гадәти почта аша юлларга мөмкин. Әлеге сорау биш эш көне дәвамында эшкәртелә. Территориянең кадастр планын әзерләү искәрмә булып тора – бу 15 эш көнендә башкарыла. Монысы да әле запрос ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан тыш башкарылган очракта гына шулай сузыла. Җавап сезгә үзегез теләгәнчә – электрон төстә яисә кәгазьдә һәм күрсәткән адресыгыз буенча киләчәк. Күчемсез объектларның кадастр бәясе турында белешмә бушлай бирелә. Ә менә кадастр паспорты, кадастр өземтәсе, территориянең кадастр планы кебек мәгълүматлар өчен түләү кирәк булачак. Физик затлар өчен кәгазь документларның бәясе 200 дән 800 сумга кадәр, ә электрон документларныкы нибары 150 сум. Юридик затларга электрон төстәге теләсә нинди мәгълүматлар өчен – 300 сум, ә кәгазьдәгеләре өчен 600 дән 2400 сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Игътибар итегез, берничә күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар биргән өчен бер конкрет сумма түләнми. Законда билгеләнгән тәртип нигезендә, һәр запроска аерым түләү документы булырга тиеш. Һәм берничә ел инде Татарстанда экстерриториаль эш принцибы гамәлгә ашырыла. Бу республика халкының Россиянең бүтән регионнарында урнашкан күчемсез милек объектларына да дәүләт кадастры мәгълүматлары алу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Ә 1 гыйнвардан кешеләр файдасына тагын бер яңалык кертелде. Ул сорала торган мәгълүматларның, кадастрда әлеге күчемсез милек объектының булмавы сәбәпле, законда каралган срокларда бирелә алмавы белән бәйле очракларга кагыла. Мондый ситуациядә болай эшләргә кирәк. Кадастр палатасы әлеге объект турындагы мәгълүматларны техник инвентарьлаштыру һәм җирле үзидарә органнарыннан мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Исегездәдер, элегрәк җир, йортлар, биналар һәм корылмалар турындагы мәгълүматлар инвентарьлаштыру материаллары буенча кадастр базасына кертелә иде. Аларның кайберләре кадастрда исәпкә алынмаган килеш тә калырга мөмкин. Әгәр җавап соңгарса, кешегә хәбәр җибәрелә, анда күчемсез милек объекты табылган һәм аңа документлар дөрес рәсмиләштерелгән очракта аның турындагы мәгълүматлар дәүләт күчемсез милек кадастрына кертеләчәк, диелә. Ә бу инде кабат запрос ясарга, тагын акча тотарга һәм вакытыңны югалтырга туры киләчәк, дигән сүз. Әлеге тәртипкә хәзер үзгәрешләр кертелде. Эш алгоритмы элеккечә кала. Әмма мәгълүматлар бирү турында кабат запрос ясау кирәк түгел. БТИдан уңай җавап алынган очракта кадастр палатасы күчемсез милек объектын исәпкә алачак һәм кешегә кирәкле мәгълүматларны бушлай җибәрәчәк.
Тагын бер нәрсә. Хәзер кадастр палатасыннан җирнең кадастр бәясе турында гына түгел, башка мәгълүматларны да соратып алырга була. Узган ел азагында дәүләт кадастрына капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре кертелгән иде. 2015 елның 1 гыйнварыннан теләсә кем аларны кадастр белешмәсе төсендә бушлай сората алачак. Объектның кадастр бәясен шулай ук Росреестр сайтында "Справочная информация об объектах недвижимости в режиме on-line" сервисында һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында табарга була.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз