Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Минзифа белән Зифа маҗарасы
2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
"Мин, яшь егет, Суыксу авылы кызына өйләндем,–дип башлап җибәрә иде хикәятен дәү әти. –Кәләшемнең әтисе Сафиулла бабай бирнә итеп кызына кәҗә дә бүләк итте. Минзифага бүләк булганга, кәҗәбезнең исеме дә Зифа булып китте. Кәҗә кушаматына туры килеп зифа булуы өстенә, җитмәгән җире, кермәгән тишеге юк. Бакча, капка ишекләрен ачу аңа берни тормый.
Көннәрдән бер көнне яшь кәләшем әти-әнисе янына Суыксуга барырга кыстый башлады. Ә мин араның ерак булуын, әле күптән түгел генә барып кайтуыбызны сәбәп итеп, аның теләген кире кактым. Ачуланышкан булдык… Кәләшем үпкәләде!
Аның үпкәләвенә "үпкәләп", мин урын җәеп сәкегә үк менеп яттым. Бервакыт Минзифам кыштыр-чыштыр килеп дәшмичә генә җыена башлады. Менә яңа читеген дә киеп җибәрде бугай, идәндә тек-тек итеп читек белән йөргән тавышлар килде. Әһә, әле үкчәле читекләрен киеп барырга җыена, гәлүш кенә ярамаган!– дип уйлыйм. Үзем һаман башымнан ябынган юрганымны ачмыйм, карамыйм, дәшмим. Янәсе, барсаң бар инде!
Менә бервакыт Минзифам сәке янына килеп яныма менеп ятты. Аркам белән аның җылысын тоям. Тән җылысы белән күңелемә дә җылылык иңә бара. Бу бала әти-әнисен, туганнарын сагынадыр шул инде. Ник каршы төштем соң әле, атны җигәргә дә барырга кирәк, дим. Суыксу качкан җир түгел бит, 15 чакрым гына.
–Бик каты сагындыңмыни соң? Барасың киләме, карчык?–дим яратып үзенә. Дәшми, үпкәләгән! Әйдә, җыен, дип борылып кочаклап алган идем, карасам – кочагымда кәҗәбез Зифа! Кәҗә миннән курыкты, минем кәҗәдән өнем алынды. Минзифа исә йортта кәҗәне саварга эзләп йөри икән.
–Әйдә, карчык, җыен, киттек Суыксуга. Кәҗә синең бик каты сагынганыңны өйгә кереп колагыма җиткезде,–дим.
Минзифа тиз генә кәҗәсен савып керде дә, атны җигеп юлга кузгалдык. Юл буе кәҗәбездән көлеп бардык".
Дәү әтиебез бик еш бу маҗараны искә төшереп сөйләгәндә, кәҗәдә кеше акыллары бар, диеп кабатларга ярата иде.
Быелгы Кәҗә елы һәммәгезгә бары уңышлар гына алып килсен иде.
Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз