Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Наҗия ГАТИНА) Сарык безне кавыштырды
2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
…1970 нче еллар. Мин ун сыйныфны бетереп районның бер мәктәбенә укытучы булып киттем. Ул вакытта балалар күп, укытучылар җитешми иде. Коллективта яшьләр байтак. Ике егет тә бар. Шуларның берсе, Мансур исемлесе белән дуслашып та киттек, мәхәббәт җепләре сузылды ике арада. Ул математика фәнен укыта иде. Шулай матур гына йөрибез. Авылда яшьләр күп, көзен егетләр армиягә китә, озату кичәләре үткәрәләр. Бер ял көнендә мин үз авылыма кайтып киттем. Мансур нигәдер авылына кайтмый калган. Кич белән озату кичәсенә барган. Икенче көнне иртән мәктәпкә эшкә килсәм, дус кызым Дания миңа, синең Мансурың кичә Чебеш Ханиясен озатты, ди. Миңа шул җитә калды, Мансурга бик тә ачуым килде. Тиз генә дәфтәр битеннән кәгазь ертып алдым да, "сарык син" дип язып Мансурның өстәлендәге алгебра китабы эченә тыгып куйдым.
Минем үземне мәктәптә математикадан бик әйбәт укытучы укытты. Нур абый укучыны такта янына чакыра да, җавап бирә алмасаң: "Нәрсә син, наным, яңа капка күргән сарык бәрәне кебек басып торасың, утыр, "берле",–дия иде мәрхүм. Аның билгеләре күбесенчә "берле" һәм "бишле" була иде. Укытучымны да, фәнен дә бик ярата идем. "Сарык" сүзе, күрәсең, шуннан күңелгә кереп калган.
Дәрескә кереп, алгебра китабыннан тактага мәсьәләләр яза башлагач, теге минем кәгазь очып төшкән идәнгә. Анда язылганны Мансур бик авыр кичергән.
Кичен яшьләр җыелышып клубка чыктык. Кино карадык, биедек. Кайтырга чыктык, Мансур да минем арттан титаклый, чөнки Казаннан кайткан кунак кызлары киткән. Шунда бөтен үпкәләремне җиткердем мин моңа. "Сарык син"нең дә минем язу булуын әйттем. Ә егетем Казан кызларын озатуын кире какты. Юлыбыз бер якка булганга гына өйгә кадәр бергә кайттык, дигән булды. Ике-өч көн үпкәләшеп йөрдек тә дуслаштык инде. Ике елдан соң өйләнештек, ике ул үстердек, хәзер оныклар сөябез.
Бәхетле яшәдек дип әйтергә дә куркам, күз тияр дип. Әле менә быел Сарык белән Кәҗә елын каршылаганда яшь чактагы шул хәлләрне искә төшереп көлешеп алдык. Мин әйтәм, син бит дөньядагы иң акыллы сарыгым минем, теге акылсыз сарык яшьлектә калды бит ул, димен. Ул әйтә, синең "сарык" дигән сүзең мәхәббәтебезне ныгытты гына, җаным, өч көн үпкәләшеп йөргәндә, бу кыз төшеп калганнардан түгел, моның белән дөнья көтеп булыр диеп уйладым, ди.
Менә шулай, сарык безгә кавышырга ярдәм иткән икән бит. Сарык белән Кәҗә елы сезгә дә олы бәхетләр китерсен, дусларым.
Наҗия ГАТИНА, Базарлы Матак авылы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз