Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Иске Камка авыл җирлеге территориясенә кергән өч авылда (өченчесе Яңа Камка) 35 мәктәп баласы бар
2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Җыелышларда иң башта узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров чыгыш ясады.
Иске Камка авыл җирлеге территориясенә кергән өч авылда (өченчесе Яңа Камка) 151 хуҗалыкта 455 кеше яши. Шуларның 166 сы пенсионерлар. Өч авылга 35 мәктәп баласы бар. Ә менә мәктәпкәчә яшьтәгеләр тагы да аз – нибары тугыз. Шуларның сигезе Иске Камкада, берсе Яңа Камкада. Карамалыда исә мәктәпкәчә яшьтәге бер генә бала да юк. Димәк, алдагы 6-7 елда авылда беренче сыйныфка баручы да булмас. Бу инде Карамалы мәктәбе берара башлангыч булудан да туктап торачак дигән сүз.
Фәргать Әкбәров җирлектәге демографик хәлне бик аяныч дип билгеләп узды. Былтыр биредә биш бала туган, ә унбер кеше якты дөньядан китеп барган. Ел дәвамында Иске Камкада һәм Карамалыда биш йортта кеше яшәми башлаган.
Карамалы җыенында шушы күңелсез саннарны атаганнан соң җирлек башлыгы авыл тормышындагы бүтән, куанычлырак вакыйгаларга күчте. Әйтик, күптән түгел авыл егетләре Раил Хәмитов, Хәлим Нуретдинов хәрби хезмәттә патриотик бурычларын үтәп кайтканнар. Раилгә алмашка энесе Рафаэль Хәмитов армия сафларына озатылган.
Халык биредә таза тормыш белән яшәргә омтыла. Өйләрне дә иркен итеп салалар, элегрәк төзелгәннәренә янкормалар өстиләр. Өйләрдә шәһәр фатирындагы кебек барлык уңайлыкларны тудырып яшәргә тырышалар. Авыл җирлегендә һәр йортка бер шәхси транспорт чарасы туры килә. Әйтик Иске Камкада халыкта 70 җиңел машина, Карамалыда – 48, Яңа Камкада – 3. Шуңа өстәп, авыл җирлеге халкында 11 йөк автомобиле, 39 трактор һәм 3 комбайн бар.
Халык мал-туарны да киметми. Бүген шәхси хуҗалыкларда 332 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 139 ы савым сыеры. 14 ат, мең башка якын сарык та асрыйлар икән әле.
Үткән 2014 елда биредә яшәүчеләр 468 тонна сөт тапшырганнар. Сөт сатудан 5 миллион 800 мең сумга якын керем алганнар. Уртача һәр сыерга исәпләгәндә 3369 килограмм сөт тапшырылган. Һәр сөтбикә 40 мең 428 сум акчалата керем биргән дигән сүз.
Шөкер, дәүләтебез дә мал асрап яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеп тора. Әйтик, Иске Камка авыл җирлегендә сыер тотучыларга былтыр барысы 278 мең сум субсидия өләшенгән.
Бу авыл җирлегендә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 12 гаилә бар. Былтыр шуларның дүртесенә бушлай савым аппаратлары тапшырылган. Калган гаиләләргә бүләк аппаратларны быел өләшәчәкләр.
Иске Камка авыл җирлеге сөт хәзерләү буенча районда һәрчак үрнәк булды. Билгеле, бу эшне оештыруны һәрдаим үз контролендә тоткан Фәргать Әкбәровның тырышлыгы зур монда. Ә ул үзе җыелышта сөт җыючылар Фәзилә Зәйнетдинова һәм Рәмзия Гатауллинаны, сөт ташучы Рәфис Гатауллинны мактап үтте.
Шулай ук иң күп сөт тапшыручы гаиләләр дә үрнәк итеп аталдылар. Иске Камкадан Гөлнур Гыйбадуллина гаиләсе, алты сыер асрап, ел дәвамында 14 тонна сөт саткан. Рушания Гарипова – 8 тонна, Зәйтүнә Сәгыйрова, Гөлнур Вәлиева 5-6 тоннадан артык сөт тапшырганнар. Өлкән яшьтә дә мал асрап яшәүче апалар да хөрмәтләнде җыенда. Әйтик, 77 яшьлек Наҗия Шәйхетдинова, 71 яшьлек Рәфидә Вәлиева, 60 тан өстә Гайшә Вафина, Хәлимә Сәгытдинова, Нәкыя Шәйхетдинова шундый уңган, тынгысыз апалар икән.
Карамалының сөт тапшыручылары Суфия Абдуллина (былтыр 12 тоннага якын сөт саткан), Фәния Низаметдинова (10,6 тонна), Гүзәл Галләмова (9,5 тонна), Рузалия Хәмитова (9,3 тонна), Лилия Вафина (8,5 тонна) рекордчылар дип аталды. Аларга бүләкләр дә тапшырылды. Бу авылда да, олы яшьтә булуларына карамастан, сыер асрап яшәүче апалар бар икән. Рәйсә Сәмигуллина, Җөвәйрә Минһаҗева, Нурия Мисбахова шундыйлар.
Фәргать Әкбәров ике авыл халкы алдында да былтыр башкарылган эшләр хакында сөйләде. Авыл урамнары тулысынча яктыртылган – барысы 118 лампа эленгән. Бу эшне авыл җирлеге районда беренчеләрдән булып башкарып чыкты. Алга таба аларны карап, төзек тотарга кирәк. Иске Камкада мәчет ремонтын башлап җибәргәннәр, Яңа Камканың зират тирәсен тотканнар. Бу эштә акчалата һәм хезмәт белән ярдәм иткән якташларга җирлек башлыгы рәхмәтләрен ирештерде.
Шулай ук авыл урамнарын кардан чистартып торучы егетләр макталды. Иске Камканың Тегермән урамында яшәүчеләр үз көчләре белән юлга ком ташып түшәп куйганнар. Бу эшне авыл җирлеге советы депутаты Рифкать Низамов оештырган.
Иске Камка авылында узган җыенда "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Камка" отряды җитәкчесе Рифкать Низамов хуҗалыкта эшләрнең барышы турында сөйләде. Иң куанычлысы – авылда капиталь ремонтланган терлекчелек фермалары эшли башлый. Терлек абзарларына 400 баш сыер кайтарылачак. Инде биредә эшләү өчен кадрлар туплау башланган. Терлекчелектә 28 кешегә хезмәт урыннары булыр дип көтелә. Бу авыл тормышына яңа бер сулыш өрер, билгеле.
Район җитәкчеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашкан авыл җыеннарында кешеләр үзләрен борчыган һәммә мәсьәләләрне күтәрә ала. Без катнашкан бу җыеннарда андый проблемалы мәсьәләләр булмады да диярлек. Карамалы халкы гына агачтан төзелгән клубларының искерүенә, кышын җылы тотмавына зар белдерде. Авыл уртасында заманча бер клуб булсын иде дигән теләк белән яши алар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз