Базарлы Матакның быел беренче өйләнешүче пары – Роман һәм Маргарита Советниковлар

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
 Бала – илнең куәте
 
ЗАГС бүлегендә узган ел  191 бала туу очрагы теркәлгән. Шунысы сөенечле, 2013 елга караганда җиде бәбигә күбрәк туган. Нәниләрнең 99 ы – малай, 92 се – кыз. Базарлы Матакта яшәүче Чумановлар гаиләсе былтыр игезәкләр туу шатлыгын кичерде. 
 
35 бала никахсыз гаиләдә дөньяга килгән. Өч сабый уллыкка алынган. Баланың әтисе булуны тану турында  33 акт төзелгән.
 
Гаиләдә ничә бала туу тормышыбызның мөһим күрсәткече булып тора. Әти-әнинең икенче, өченче һәм аннан да күбрәк бала тудыруы җәмгыятьтә халык санын тотрыкландыра һәм алга таба үсү мөмкинлеге бирә. Узган ел  дөньяга аваз салган бәбиләрнең 65 е – гаиләдә беренчеләр, 78 е – икенчеләр. 31 нарасый – өченче, ә 16 сы дүртенче һәм аннан соңгы бала булып туган. Шөкер, яңа туган баласыннан баш тарту очраклары юк.
 
Үткән ел балаларга Камилә, Адилә, Әмир, Әминә, Мәдинә, Самат, Нияз, Ислам, Аяз,
Ясминә, Софья, Дарья, Милана, Савелий кебек исемнәр  аеруча күп кушылган. Ә 7 олы кеше исем-фамилиясен үзгәрткән.
 
2014 елда  Базарлы Матак, Югары Колчурино, Яңа Үргәгар, Иске Хурада авыл җирлекләрендә туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк булган. Югары Колчурино, Иске Хурада җирлекләрендә 11 әр бәби дөньяга килгән!
 
Ә менә  Иске Чаллы (1 бала), Салман (2 бала), Апак (3 бала) авыл җирлекләрендә туучылар фани дөньядан китүчеләргә караганда берничә тапкыр азрак.
 
 
 
Узган ел  иң яшь кәләш 17 дә (алар дүртәү), иң яшь кияү 19 да булган.
Иң олы кәләшкә – 65, иң олы кияүгә 76 яшь.
Иң яшь әни – 18 дә, иң яшь әти – 19 да, иң олы әнигә 42 яшь, иң олы әтигә 61 яшь булган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International