Биредә җырга, нәфис сүзгә мөкиббән үзешчәннәр аз түгел. Шулай булмыйча, җирлек башлыгы Фәргать Әкберов үзе дә сәхнәне ят итми. Мәдәният җитәкчеләрен әйткән дә юк: Карамалы клубы директоры Рамил Хәсәншин, Иске Камка мәдәният йорты директоры Радик Әхмәтов тормыш иптәшләрен ияртеп, кунакка кайткан студент ул-кызларын да кушып, шушы концертларда актив катнаштылар.
Ә бу атнада Иске Камка клубында кунаклар концерт куеп киткән. – Иске Алпар үзешчәннәре җырлап, шигырь сөйләп, күршеләрен ял иттергәннәр.