Шылтыратучы үзенең фаш ителмәсенә ышангандыр, мөгаен. Әмма безне капчыкта яшереп кала алмыйсың шул. Ялган хәбәр җиткереп күпме ыгы-зыгы тудырган, никадәр кешенең эшенә зыян салган бәндәнең эзенә төште оперативниклар. Ул Мулланур Вахитов поселогында яшәүче, тумышы белән Ярославль өлкәсеннән булган 49 яшьлек Альберт Талипов булып чыкты. Әлеге бәндә берничә мәртәбә административ кулга алынып, эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторында утырып чыккан булган. Шуның өчен хокук саклаучылардан үч алырга, аларны ялган хәбәрне тикшерүгә җәлеп итәргә, власть органнары эшчәнлегенә зарар салырга, халык арасында паника тудырырга ниятләгән.
Тик Альберт Талиповның бу яман эше барып чыкмады. Ул суд каршына басты. Әлки район суды аны РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни шартлату әзерләнү хакында күрәләтә ялган хәбәр бирүдә гаепле дип тапты һәм ике елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.