Иске Чаллы халкы авылдагы зират тирәсен яңарту өчен актив рәвештә акча туплый

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
Иске Чаллы халкы авылдагы зират тирәсен яңарту өчен актив рәвештә акча туплый. Инде җыелган акчаның 100 мең сумына баганалар һәм тимер сетка сатып алганнар. Мәйданы 5,6 гектарлык зиратның алгы ягын буялган тимер рәшәткә белән тотарга планлаштыралар. Авылда яшәүчеләр генә түгел, бу эш турында ишеткән читтә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертәләр. Ә Иске Чаллыдан Исламия апа Харисова изге эшкә 12 мең сум акча биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International