Гадәттән тыш хәлләр буенча район идарәсе җитәкчесе Вячеслав Шалдымов менә ниләр хәбәр итте:
–2 февральдә республикада көчле җил-буран сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. 14 сәгатьтә федераль трассаларда автомобиль хәрәкәте туктатылды. Безнең служба бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли. Районда мәдәният йортларының, өйләрнең, каралты-кураларның түбә калайларын җил каерып ташлау очраклары бар. Агачлар аву яисә зур-зур ботаклары сыну кебек мәгълүматлар да керде. Без һәр хәбәр буенча кичекмәстән чаралар күрергә тырышабыз. Безнең хезмәткәрләрдән тыш, районның тагын сигез кустында ирекле янгын сүндерү һәм республиканың янгыннан саклану хезмәтләре кизү торалар.ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин мондый җилле, күз күреме начар булган буранлы көннәрдә машина белән юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Юлларда бозлавык саклана, урыны-урыны белән кар сала. Машина йөртүчеләргә бик сак һәм игътибарлы булу, тизлек режимын үтәү зарур, ди районның баш автоинспекторы. Район юлларында әлегә иминлек саклана.
“Алексеевскдорстрой” ның Әлки филиалы хезмәткәрләре район юлларын көне-төне кар көртләреннән чистартып тора