Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бөек Җиңү бәйрәмен Әлки районы ни рәвешле билгеләп үтәчәк
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Илебездә дә, республика һәм районда да олы юбилейга әзерлек инде берничә ел алып барыла. Беренче чиратта сугышта катнашкан яисә тылда хезмәт куйган ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны кайгырта дәүләт. Ә урыннарда "Безнең кадерле ветераннарыбыз" дигән акция эшләп китте: күп кенә җитәкчеләр өлкәннәрне кайгыртуны намус эше санап, "канат астына" алдылар. Кемгә нинди ярдәм кирәк, шуны тикшереп һәм күрсәтеп, бик тә игелекле гамәлләр кыла алар.
"Җиңү фонды" да үткән елларда ук оешкан иде, әлкилеләр 2014 елда 129 мең сум акча җыеп, аны республика фондына күчерделәр. Бу эш быел да алып барыла, төрле оешма-учреждениеләр коллективлары бер көнлек эш хакларын фондка гыйнварда ук күчерделәр. Әлеге акчалар юбилей тантанасын лаеклы итеп үткәрүгә ярдәм итәчәк.
Февраль аена аяк бастык. 9 Май бәйрәмнәренә әзерлек мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә зурлап алып барыла. Укытучылар укучылары белән бергәләп ветераннарның истәлекләрен видеога яздыралар, фоторәсемнәрен җыеп, "Үлемсез полк" акциясенә әзерләнәләр (бу урында акциянең асылын бераз аңлатып үтү урынлы булыр: сугышта катнашкан, бәлки, һәлак булган, үлгәндер инде, якташларның фоторәсемнәрен табып, портрет формасында зурайтып, аларны Җиңү бәйрәмендә митингка алып чыгачаклар). Видеоязмаларны урамнарга урнаштырылган экраннарда күрсәтү, исән-сау ветераннарыбызның рәсемнәрен зур баннерлар итеп мәйданга чыгару, ветераннар турындагы мәгълүматлар белән уртаклашу ("Хәтер стенасы"), Изге Георгий ордены тасмасын тарату, бәйрәм көнендә "Солдат боткасы" пешереп, халыкны сыйлау кебек чаралар, үзешчән сәнгать осталары концертлары бәйрәмне тантаналы, мәгънәле итүгә юнәлтелгән.
Болары – бәйрәм көннәрендә булачак вакыйгалар. Ә хәзер мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар, батырлык дәресләре үткәрелә. Бу турыда мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева сөйләде. Ә баш табибның дәвалау буенча урынбасары Илмир Низамов сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлекләрен тикшерүләре, кирәкле дәвалау процедуралары үткәрүләре турында әйтеп үтте.
–Безнең белгечләр ветераннарның өйләренә баралар. Хәзерге вакытта район хастаханәсендә 3 ветераныбыз дәвалана. Алар өчен уңайлы дүрт палата әзерләнгән. Әгәр үз белгечләребез генә дәвалый алмаса, Казаннан коллегаларыбызны чакырабыз,–диде табиб.
…Бүген икенче Бөтендөнья сугышы һәм анда катнашкан илләрнең фашизмны тар-мар итүгә керткән өлеше хакында төрле фикерләр әйтелә, тарихны яңадан язарга, Советлар Союзының ролен кечерәйтеп күрсәтергә яисә бөтенләй юкка чыгарырга маташу сизелә. Моңа катгый рәвештә каршы торырга кирәк, әлбәттә. Бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышыбызның бәясен без белергә һәм онытмаска тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын олы тантана итеп бәйрәм итү моны кабат раслау булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
29
апрель, 2026 ел
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз