Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Кәҗә я Сарык белән бәйле кызыклы тарихлар бәян ителгән язмаларның һәркайсы газетада басылды. Конкурска нәтиҗәләр ясауны да укучыларыбыз иркенә тапшырдык. Тавыш бирү дә бик актив барды, анда меңәрләгән кеше катнашты. Шунысын да искәртик, тавыш бирүнең барышында безнең һичнинди катнашыбыз юк. Интернеттан файдаланучы теләсә кем анда үзенең фикерен белдерә алды.
Газета укучыларның тавыш бирүе нәтиҗәләренә нигезләнеп,
Базарлы Матактан Зәйтүнә Гаязова ("Кәҗә маҗаралары" язмасы)
җиңүче дип табылды.
Яңа Салманнан Фердинанд Мәхмүтов ("Тамак нишләтми")
икенче урынга чыкты. Өченче –
Татар Төгәлбәе авылыннан Гөлзәминә Галимҗанова ("Бәхетле кәҗә")
, дүртенче урында –
Үргәгардан Зилә Сафиуллина ("Бәрәнегез табылдымы?").
Ә редакциянең махсус призына Иске Баллыкүл авылыннан
Габделхай Саматов ("Сөте даруга тиң")
лаек дип табылды.
Сүз дә юк, башка язмалар да бик кызыклы иде. Яңа Чаллыдан Лира Вәгыйзова, Югары Колчуринодан Алена Родинова, Базарлы Матактан Минзифа Мөхәммәтшина, Инзилә Нуриәхмәтова, Валентина Белова, Сихтермә-Хузангайдан Магдалина Рыжкова, Иске Тахталадан Олеся Курочкина һәм башкаларның хикәятләре дә безгә бик ошады. Газета укучыларыбыздан да алар хакында күркәм фикерләр ишеттек. Әмма, нишлисең, җиңүчеләр санаулы гына була.
Конкурска үз бүләкләрен тәкъдим иткән спонсорларыбызга – эшмәкәрләр Алмаз Зариповка ("Инструментлар дөньясы", "Карапуз" кибетләре),Гөлсинә Дәүлиевага ("Олимп" сәүдә йорты), Раил Мысыргалиевка ("1000 мелочей" кибете), Сирень Низамиевага ("Китап дөньясы" кибете) рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек, уңышлар телибез.
Призлы урыннарга лаек укучыларыбызны ихластан котлыйбыз һәм бүләкләрен алырга редакциядә көтәбез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
Кайнар линия
Кайнар линия
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз