Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды
2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
“Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты” акциясе 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьләр, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре башкара. Аучылык биләмәләре 40 маршрутка бүленгән. Бер маршрут 5-15 чакрымга сузыла. Җәнлекләрне исәпкә алу өчен аларның эзләрен саныйлар. Исәпкә алу үткәреләсе маршрутта беренче көнне барлык эзләрне бетереп чыгалар. Ә икенче көнне шунда салынган эзләрне саныйлар. Безнең урман-кырларда нигездә куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, бүреләр, пошилар, кыр кәҗәләре көн күрә, аларның һәркайсы эзләре буенча таныла, ди Андрей Ерусланов. Урман-басуларда йөрү өчен кар машиналары (снегоход), чаңгылар файдаланалар. Көненә бер яисә ике маршрутны тикшереп чыгарга өлгерәләр икән. Җәнлек эзләре саналып, мәгълүматлар республика идарәсенә юллана. Ахыргы нәтиҗә анда чыгарыла. Җәнлекләрне мондый ысул белән санау 90 процентка кадәр дөрес нәтиҗә бирә, ди белгечләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
Кайнар линия
Кайнар линия
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз