Әлки районы иҗтимагый советы быел башкарасы эшләрне барлады
2015 елның 6 феврале, җомга
Узган ел иҗтимагый совет эшчәнлегендә үзенә күрә яңарыш чоры булды. Аның составы үзгәртелде, яңа рәис сайланды. Хәзер совет белән Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова җитәкчелек итә. Иҗтимагый совет әгъзалары эшләрен дә шактый активлаштырдылар.
Совет хәзер районның төрле тармаклары вәкилләре булган 21 кешене берләштерә. Узган ел алар сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, спорт өлкәләрендә җитди мәсьәләләр күтәреп, аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Утырышларга оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, вазыйфаи затлар чакырылды, һәм совет әгъзалары алар белән бергә көнүзәк мәсьәләләрне тормышка ашыру юлларын эзләделәр.