Аннары Яңа Салман мәктәбенең «Җиңү» патриотик түгәрәге укучылары кунаклар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормыш юлы белән таныштырдылар. Әлеге күренекле шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны, 90 яшьтә булуына карамастан, әле дә актив тормыш белән яши, ДОСААФның республика президиумы әгъзасы, Казан шәһәренең ветераннар советы члены булып тора.Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң барлык мәргәннәр мәктәп спорт залына юнәлде. Биредә районның 20 мәктәбеннән 14-17 яшьлек 60 малай һәм кыз пневматик мылтыктан төз ату буенча көч сынашты. Ярыш шартлары буенча ун метр ераклыктан ату өчен сигез ядрә каралган. Өчесе сынауга булса, бишесе очко өчен иде.
Жюри әгъзалары атылган мишеньнәрне җыеп алып, очколарны саный барды. Ике сәгатьтән артык ату тавышлары яңгыраганнан соң нәтиҗәләрне билгеләр вакыт җитте.