Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Кошки җирлегендә 2014 елда ике бала туган, тугыз кеше якты дөнья белән саубуллашкан
2015 елның 8 феврале, якшәмбе
Шуларның 105 е пенсионерлар, 31 е мәктәп укучылары, 29 ы мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 110 ысы хезмәт яшендәгеләр. Эшкә сәләтлеләрнең төп өлеше бюджет системасында, шәхси эшмәкәрләрдә, район оешмаларында хезмәт куя. 17 кеше исә беркайда да эшләми, өйдә утыра.
–2014 елда бездә ике бала туды, тугыз кеше якты дөнья белән саубуллашты. Авылларыбызда халык картая бара,–диде үз чыгышында җирлек башлыгы Эльфира Нуртдинова.
Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 123 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 60 баш сыер, 580 баш сарык, 1218 кош-корт, 112 оя умарта тота. Ә менә 56 хуҗалыкта бөтенләй мал-туар асрамыйлар. Сөт сатудан җирле халык узган елда 2,1 миллион сум күләмендә акча эшләгән (2013 елда 1,7 миллион булган). Малик Сибагатуллин, Шамил Фәсахов, Екатерина Журавлева, Николай Исаев гаиләләре Кошки җирлегендә иң күп сөт сатучылар.
–Сөт җыю әйбәт оештырылган булса да, халык җитештергән ит хакында алай әйтеп булмый. Ит җыючылар еш килә безнең якларга, әмма бәяләре авыл кешесен бер дә канәгатьләндерерлек түгел шул,–дип җиткерде халык зарын Эльфира Нуртдинова. Татар Төгәлбәендә Фәнил Гәрәевның гаилә фермасы әйбәт кенә эшләп килә. Бүген анда алты кеше үзенә хезмәт урыннарын тапкан. 25 савым сыерыннан тыш, әлеге гаилә үз хуҗалыкларында 102 баш мөгезле эре терлек, 140 баш сарык асрый. Үткән елда 863 мең сумлык сөт сатканнар.
Җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе дә яхшы якка үзгәрүе күзгә ташлана. Өч авыл урамнарына да яктырткычлар куелган. Татар Төгәлбәендә иске кибет бинасы янгын сүндерү пункты итеп реконструкцияләнгән. Бирегә бер янгын сүндерү машинасы да кайтарылган. Халыкта 52 җиңел автомобиль, 6 йөк машинасы, 18 трактор исәптә.
Кошки урта гомум белем бирү мәктәбендә 31 бала белем ала (былтыр 35 укучы булган). Шуларның бишесе – Татар Төгәлбәеннән килеп йөрүче укучылар. Автобус булмау сәбәпле, әлеге балалар күрше авылга ат белән йөриләр.
Авылның проблемалары елдан-ел уңай якка хәл ителә, билгеле. Әмма авылларның картаюы борчулы мәсьәлә булып кала. Хезмәт урыннары булдыру буенча да эшлисе бар. Авыл җирлегендә 14 кешенең пай җирләре булмауга зарландылар.
Сорау. Үлгәннәрнең пай җирләре кем исеменә күчә?
Җавап (Эльфира Нуртдинова).
Бакыйлыкка күчкәннәрнең туганнары 2 ел эчендә пай җирләрен үз исемнәренә рәсмиләштерергә тиеш.
Сорау.
"Хузангай" кооперативы үз җирләрен киңәйтеп, безнең Татар Төгәлбәендәге болыннарны тимер койма белән әйләндереп алырга җыена, дигән сүзләр килеп иреште. Ул чакта мал-туар өчен көтүлекләр калырмы икән?
Җавап (район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов).
Халык өчен көтүлек болыннары махсус калдырылачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
Кайнар линия
Кайнар линия
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз