Җирлектә 1002 кеше яши. Шуның 521 е – хезмәткә сәләтле кешеләр. Алты авылда барлыгы 147 сыер асрала икән. Бу бик кечкенә күрсәткеч, билгеле. Сыер асрауның гаилә өчен керемле булуы турында хәзер халык та ачыктан-ачык әйтә башлады. Күпләр хуҗалыкларында сөтбикәләр санын арттыру ягын кайгырта. Хәер, андыйлар, аз булса да, бу җирлектә дә бар икән. Яңа Сихтермәдән Виталий Советников гаиләсе биш сыер асрый әнә. Былтыр алар 116 центнер сөт тапшырганнар. Югары Матактан Юрий Карманаев биш сыерыннан 195 центнер сөт саткан һәм 250 мең сум акча эшләгән.
Авылларны су белән тәэмин итү буенча башкарасы эшләр шактый биредә. Су проблемасы җирлекнең һәр авылында диярлек бар. Георгий Нагорнов Иске Матакта 1600 метр су трассасы ясату өчен проект эшләтеп куйган. Хәзер экспертиза үткәреп, бу эшне "Чиста су" республика программасына кертергә кирәк.
Татар Шәпкәсе халкы җыенда авылларының су башнясы бик иске булудан зарланды.
–Ул башня бит безнең авылга су керткәндә үк куелган иде. Ямарлыгы да калмаган, черегән. Әле бер якка авышты да. Язга, җирләр эрегәч авар дип куркып торабыз,–ди шәпкәлеләр.
Авыл җирлеге башлыгы референдумда хәл ителгән үзара салым акчасы туплану белән моның чарасын күрергә ышандырды. Урамда колонкалар юк, дип тә зарлана халык. Урам колонкасы нигә соң, дисәк:
–Тиздән өйгә керә торган торбаларда су туңа башлый, суны колонкадан ташыр идек,– диләр. Ә сулары трассаның сай ятуы сәбәпле туңа икән.
Татар Шәпкәсендә юлны кардан ачтыру оештырылмый, дип тә зарландылар. Хәтта авыл эчендә мәктәп автобусы борылып чыгарлык та мәйдан чистартылмый, диләр.
Хәер, юллар ачылмый дигән зарны барлык авыл кешеләреннән дә ишеттек. Югары Матакның клуб артындагы урамына кыш башыннан бирле трактор кермәгән бугай. Без кеше сукмагы гына салынган урамны үзебез дә карап үттек. Георгий Нагорнов исә:
– Юл хезмәтенә 27 мең сум бурычыбыз бар. Акча түләмичә беркем дә кар чистартмый, – дип аклана.