Билләһи, Евгений Михайловичны тыңлагач, Хузангайга күчеп китәсе килә башлый! Аңа хуҗалыкның бүгенге казанышлары гына аз тоела инде, ярма цехы да кечерәйгән, киңәйтергә, яңа җиһаз алып куярга кирәк икән, он тарттыру тегермәне дә башта җитәрлек егәрлекле тоелган, ә хәзер…
Җыеннарда халык мәктәп директоры Ольга Аверьянованы, П.Хузангай музее директоры Олег Мурзинны, клуб мөдирләре Алина Садиванкина белән Татьяна Теличконы, баш агроном Юрий Льдиновны, фельдшерлык пункты мөдире Татьяна Кузнецованы, башка җитәкчеләрне тыңлады. Ә бирелгән сорауларга шунда ук җаваплары да табылды. Йортында 12 сыер асраучы Евгений Яганевка саву аппаратына сертификат тапшырдылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, Евгенийның гаилә фермасы төзергә дә планы бар икән. Мөстәкыйльлеккә омтыла икән, аңа "яшел юл"!