Иң уңган почта хезмәткәрләрен, юбилярларны Мактау кәгазьләре, бүләкләр белән сөендерделәр

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Хәзер безнең почта бүлеге почтаны эшкәртү һәм ташу цехы дип атала икән. Цех җитәкчесе Лидия Чуманова әйтүенчә, авыллардагы 21 бүлекчәдә 80 кеше хезмәт куя, навигация системасына тоташкан өч йөк машинасы газета-журналларны, хат-посылкаларны ташып тора. Почта хезмәткәрләре 67 авылдагы 7182 йортта яшәүче  әлкилеләргә күп төрле хезмәт күрсәтәләр. Алар былтыр 22499 гади корреспонденцияне, 11532 заказлы хат-хәбәрне иясенә илтеп тапшырганнар.

–Һәм эш күләме дә, таләпләр дә елдан-ел үсә бара. Безгә, хезмәт хакларыбыз әллә ни югары булмаса да, ул таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләргә кирәк,–диде Лидия Николаевна.

Безнең почта хезмәткәрләре газета-журналларга яздыру буенча бөтен республикага үрнәк, планны 111 процент итеп үтәгәннәр. Аларның, гомумән, күпчелек планнары арттырып үтәлгән: керемнәр 14 процентка үскән, товарлар сатудан алынган керем дә 32 процентка арткан. Бары лотерея билетлары сату буенча гына безнекеләр башкалардан калыша икән.Почта хезмәткәрләренең җитәкчесе Нурлат участогы ничальнигы Рәфис Ногуманов та безнекеләрнең эшен нигездә хуплады, бигрәк тә вакытлы матбугатка яздыру буенча уңышлы эшләүчеләрен билгеләп үтте.

–Без бүлекчәләрдә эш шартларын яхшыртуга, биналарны ремонтлау, җиһазлар алуга игътибар бирәбез. Белеп торасыз, эшебез гаять катлаулы, чөнки матди җаваплылык йөкләнгән бит безгә. Шуңа күрә үзегезгә, эшегезне оештыруга карата таләпчән булыгыз. Халык бездән канәгать калсын иде,–диде ул.Шул ук вакытта хат ташучыларның да зарларын ишеттек: кайбер йортларда почта тартмалары юк икән. Урамнарда көтү-көтү йөрүче этләр дә куркыта аларны. Һәм, кычкырып әйтмәсәләр дә, шунысын сиздерделәр: мондый түбән хезмәт хакына яшәүләре ансат түгел.

Җыелышта иң уңган почта хезмәткәрләрен, юбилярларны Мактау кәгазьләре, бүләкләр белән сөендерделәр. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова почта эшен яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерде, районның быелгы үсеш планы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International