Авыллар урамнарын, юлларны төзек тоту буенча ел дәвамында җитди эш алып барылган. Җирлектәге 446 йорт хуҗалыгының барысына да су кертелгән. Авылларны су белән тәэмин итү өчен биш башня эшли. Суүткәргечләрне ямаганда, насосларны алыштырганда була торган өзеклекләрне санамаганда, авыл халкын суга тилмертмәгәннәр.
Әмма монда бу юнәлештә уңай хәл ителешен озак таба алмаган проблема бар шул. Татар Суксуы авылы халкы август аеннан бирле сусыз калган. Урта Әлкидәге җыенда Абдулла Зәйдуллин әлеге проблема кайчан хәл ителер дип кызыксынды.Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Ул Аксубайдан килгән скважиналар бораулау оешмасы эшчеләренең, күптәннән биредә хезмәт куюларына карамастан, җир астындагы суга чыга алмый аптырауларын әйтте. Әмма без мәсьәләне уңай хәл иткәнче алар белән эшләячәкбез, дип ышандырды район җитәкчесе.
Татар Суксуына күпер, юл төзүне дә сорады авыл халкы. Билгеле, мондый эшләр зур чыгымнар сорый. Район җитәкчеләре аларны алдагы ел планына кертү турында кайгыртачак.Авыл халкына да "урам-юлларыбызны кайчан килеп ясап китәрләр" дип кул кушырып утырмаска инде. Әнә Әхмәттә Фәнис Бакиров үз техникасы белән булышып, авылдашлары белән берлектә тулы бер урамга ком түшәгәннәр.
Югары Әлморзада да, авыл уртасына чаклы асфальт юл килгәч, арттагы урамда яшәүчеләр Алмаз Рәхмәтуллин һәм Рәвис Шәяхмәтов, шундагы егетләрне җыеп, ишелгән терлек фермасының ташларын ваклап урамнарына түшәүне оештырганнар. Хәзер теләсә нинди һава шартларында урамнарында рәхәтләнеп йөри алалар. Хәер, Урта Әлкидә дә андый мисал бар. Вахит абый Әхмәдуллин башлап йөреп, авыл халкы бергәләп зират тирәсен тимер сетка белән әйләндереп алганнар.
Бу җирлектә эшләүче оешма-предприятиеләр дә авыллардагы социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә бик нык булышалар. Бигрәк тә Шәйхетдиновларның шәхси предприятиесе, "Яшь көч" хуҗалыгы – авыл җирлеге советының беренче ярдәмчеләре. Урамнарны кардан чистарту, тиреслекләрне эттерү кебек техника көче соралган эшләрне алар берсүзсез башкаралар.
Югары Әлкидәге җыенда авыл халкы клубларының эчке ягы шәп итеп ремонтлануга бик сөенүләрен, канәгать булуларын әйттеләр. Инде кайчан тышкы ягы да яңартылыр икән, дип борчылалар. Быел Югары Әлки клубын ремонтлау программага кермәгән. Бәлки авылдан чыккан берәр эшлекле якташлары ярдәмгә килер. Әйтик, Иске Әнҗерә клубы башыннан ахырынача авылдашлары Азат Мәҗитов ярдәме белән төзекләндерелде.
Шушы авылда яшәүче Нурҗиһан апа Хәйретдинова инвалид улы өчен өйләренә тоташтырып кечкенә генә мунча һәм җылы бәдрәф салдыруда ярдәм итүне сорады. Александр Федорович Нурҗиһан апа гаиләсенә ярдәм итәргә тырышачакларына ышандырды.Түбән Әлкидә халык: "Район үзәгендә бер-бер артлы даруханәләр ачыла. Безнең авылда да берәр даруханә ачып булмасмы",–дип мөрәҗәгать итте. Авылның фельдшеры Илмир Шәмсетдинов моңа:
–Даруханә ачу өчен бик зур таләпләр куела. Кирәк даруны заказ буенча үзебез алып кайтып бирә алабыз,–дип җавап бирде.
Түбән Әлкидә авыл уртасындагы җәяүлеләр күперен ремонтлатасы иде дип тә сорадылар. Әлеге күперне ничек төзекләндерү хакында юл төзүчеләр белән киңәшләшеп хәл итәргә килешенде.