Совет утырышында йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады. Ул да, сүзен коммуналь челтәрләр өчен түләүдә тәртип урнаштырырга кирәклектән башлады.
–Гадәттә, хезмәтләр өчен үзвакытында пенсионерлар түләп бара. Ә менә эшләп һәм хезмәт хакы алып торган кайберәүләр янда калырга тырыша. Урам уты өчен дә түләргә кирәк. Энергия тотабыз бит. Икътисадый хәл катлаулы, кичектергесез эшләребез күп. Димәк, түләүләрне җыюга таләп арта,–диде ул. Аннары быел Базарлы Матакта эшләнергә тиешле эшләрне санап китте. Алар арасында урам юлларын төзекләндерү, Имәнлек урамында тагын бер парк төзү, чаңгы базасы булдыру, мәдәният йортын, поликлиниканы, "Каенкай" балалар бакчасын ремонтлау кебек һәрберебез өчен кирәкле чаралар бар.